- әтәч
- 1. Тавыклар семь. озын, урак сыман койрыклы, башында зур кызыл кикриге, аякларында типкеләре (шпорлары) булган ата җенестәге кош 2. Тавыклар семь. керә торган кошларның ата җенестәгесе 3. күч. Юк-бар сәбәптән кызып китәргә, сугышырга әзер торучы кеше. ӘТӘЧ ГӨМБӘСЕ – Кызгылт сары, тигезсез читләре кайтарылып тора торган бүрәнкә сыман гөмбә; рус. Лисичка. ӘТӘЧ КИКРИГЕ – Формасы белән лимон сары яки кызгылт-сары мәрҗәнгә, лишайник шикелле тармакланган куакчыкка охшаган гөмбә; лат. Клавария
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.